Балтач районы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Балтач "Хыял" спорткомплексында Яңа ел маскарады узды.

Чарада 170 кеше катнашты.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина барлык кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, иганәчеләр, волонтерларга үз рәхмәтен белдерде. Шулай ук, чара барышында халыкара парамузыкаль фестивалендә катнашучылар Зилә Музипова һәм Инсаф Зариповка дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан тәм-том һәм бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International