Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узып баручы елга йомгак ясалды

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узып баручы елга йомгак ясалды.

Чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директор вазыйфаларын башкаручы Наталья Казанованың сәламләү сүзе белән башланып китте. Үз чыгышында ул үзәк хезмәткәрләрен уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде, 2016 елга йомгак ясады һәм киләсе елга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

Чара йомгаклары буенча 10 эш бирүчегә рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International