Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 26 нчы декабрьдә балалар һәм ата-аналар өчен прәник бизәү буенча мастер-класс уздырылды.
Балалар бик тырышып сихри прәникләрне төрле төстәге кремнар белән бизәде. Очрашуда 18 бала һәм 9 ата-ана катнашты.