Кичә Министрлыкта "Яңа ел безгә килә!" балалар рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста Министрлык аппараты хезмәткәрләренең 3-16 яшьлек балалары катнашты. Рәсемнәр төрле техникада башкарылды.
Барлыгы конкурста катнашу өчен 24 эш тәкъдим ителде. Барлык конкурсантлар да дипломнар һәм яңа ел тамашасына билетлар белән бүләкләнде.