Узган атнада "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балалар өчен яңа ел бәйрәме оештырды.
Чара барышында балаларга төрле уеннар, сабын куыгы тамашасы оештырылды, шулай ук татлы бүләкләр тапшырылды.