21 декабрьдә «Шатлык» социаль приютның тәрбиячесе “Сәламәтлегебез үзебенең кулларда” дигән темага уен-әңгәмә үткәрде. Дәреснең максаты булып сәламәт булу, сәламәт яшәү рәвеше турында уйланырга мәҗбүр итү торды.
Үткәрелгән чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ул балаларда кызыксыну уятты. Дәрестә аларның сәламәтлеккә карашын, мөһим кагыйдәләрне беләләрме, аларны даими үтәп баралармы шул турыда фикер алыштылар. Шулай ук чара барышында сәламәтлекне саклаучы һәм җимерүче гадәтләр турында да сөйләштеләр.
Мондый дәресләр балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыра. Куелган сорауларга төгәл җаваплар алынды.