Шушы көннәрдә Алабуга мәктәп укучыларына “Һөнәргә кереш” комплекслы хезмәт күрсәтү буенча чараларда катнашуы турында сертификатлар тапшырдылар.
Дүрт ай дәвамында Казан Федераль университеты филиалы Алабуга институтында дәресләр үтте. Әлеге дәресләр вакытында укучылар эшче һөнәрләре белән танышты. Курс үз эченә теоретик һәм практик эшләр, проектларны алган иде. Моннан тыш, уку кысаларында предприятиеләргә экскурсияләр оештырылды, мастер-класслар үткәрелде.
Билгеләп үтик, әлеге чара “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы халыкын социаль тәэмин итү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.