"Яңа йорт" приюты карамагындагылар кошларга ярдәм итә

2016 елның 23 декабре, җомга

“Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар кошларга җимлекләр әзерләде. Әлеге чара экология елына багышланган иде.

"Приют карамагындагы балалар кошларга җимлекләр әзерләүне мөһим дип саный. Балалар әзерләгән җимлекләр шәһәр мәйданының урманчыгында урнаштырылачак”, – дип сөйләде приюты тәрбиячесе Татьяна Пермякова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International