Алабуга "Яңа йорт" приюты Медиабелемлек көненә кушылды

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар медиабелемлек дәресендә катнашты. Әлеге дәресне Татарстан Гомумроссия халык фронты оештырып килә.

Очрашу барышында балаларга интернет челтәрләрендәге куркынычлык, кибермошенниклар, компьютер һәм уен бәйлелеге турында сөйләделәр.

Чарага нәтиҗә ясап, барлык катнашучылар компьютерга альтернатива табарга кирәклеген искәртеп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International