Кичә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә “Эш бирүчеләр клубы” йомгаклау утырышы узды.
Чарага шәһәрнең 18 предприятие вәкилләре чакырылды, шулар арасында "Чаллы-Икмәге" ҖЧҖ, "Автозапчасть" ҖЧҖ, "Содексо ЕвроАзия" ҖЧҖ, "Командор Поволжье" ҖЧҖ, "Шильна -хлеб" ҖЧҖ һәм башкалар да бар иде.
Утырыш барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова "Беренче эш урыны" һәм "Яшьләр практикасы" программаларын гамәлгә ашыру, инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләде.
Барлыгы 4 “Эш бирүчеләр клубы” утырышы үткәрелде, биредә шәһәрнең 50 предприятие һәм оешмасы катнашты.
Шулай ук, эш бирүчеләргә рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырылды.