Инвалидлар Декадасы кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре белән берлектә "Яшлек" боз сарае базасында анимацион чара үткәрде. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.
Балалар барлык конкурслар һәм уеннарда актив катнашты. Аниматорлар балаларның төгәллеген, җитезлезлеген тикшерде.
Чара ахырында барлык катнашучыларны да чәй табыны артына чакырдылар. Аннары боз сарае тренеры балаларны тимераякта шуырга өйрәтте.