Шушы көннәрдә Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең актлар залында Россия Федерациясе Герое Көненә багышланган чара узды. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдән 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Чараның максаты булып ватанпәрвәрлек һәм Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләү торды.
Очрашу "Офицерлар" фильмын күрсәтү белән башланып китте. Аннан соң, балалар бәйрәм тарихы турында чыгыш тыңлады. Шулай ук, катнашучыларга презентация күрсәтелде, викторина оештырылды.