Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында "Мирас" клубы эшләп килә.
Шушы көннәрдә "РФ Конституциясе Көне" тематик әңгәмәсе узды. Әлеге чарада социаль адаптациядә авырлыклар кичергән гаиләдән 7 бала катнашты.
Чараның максаты булып балаларда ил өчен горурлык хисе тәрбияләү торды.
Чарада бүлек белгечләре илнең дәүләт төзелеше, кеше һәм гражданның хокуклары турында сөйләде. Шулай ук, чара кысаларында викторина да үткәрелде.