"Шатлык" приюты карамагындагыларга җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

12 декабрь көнне «Шатлык» приютында «Барлык кеше өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр» әңгәмә дәресе үткәрелде.

Әлеге дәреснең максаты балаларда этик тәрбия нормаларын үстерү, кешелеккә хөрмәт тәрбияләү иде. Чарада 11 мәктәп яшендәге бала катнашты. Дәрес “Балаларга әхләк тәрбиясе” дигән программага нигезләнеп үткәрелде.

Моңа кадәр дә инде әхләк тәрбиясенә берничә чара үткәрелгән иде. Әңгәмә программаның эчтәленә таянып һәм балаларның яшен истә тотып үткәрелде. Бу дәресне үткәрер өчен өстәмә материаллар һәм презентация кулланылды.

Балалар ихтирамлылык, төгәллек, нәзәкатлелек кагыйдәләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International