Алабуганың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хәйрия марафонында катнашты

2016 елның 9 декабре, җомга

Кичә Алабугада игелекле эшләр марафоны узды. Әлеге чара Инвалидлар декадасының үзенчәлекле нәтиҗәсе буларак билгеләнде.

Марафонны оештыру һәм үткәрү эшендә Алабуганың социаль учреждениеләре актив катнашты. Марафон барышында хезмәткәрләр һәм үзәк карамагындагылар 23 000 сум акча җыеп, инвалидларга тапшырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, хәйриячеләр финанс ярдәм генә күрсәтеп калмады, алар балаларга кечкенә бүләкләр дә әзерләгән.

Марафон ахырында "Хыяллар чынга аша" дип исемләнгән гала-концерты оештырылды. Кунаклар алдында Алабуга инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, "Планета добра", саңгырау балалар мәктәбе чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International