Инвалидлар декадасы уңаеннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр музыка, сәнгать мәктәбе, волонтерлар, иҗат коллективлары белән очрашты.
Декада дәвамында учреждение хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә инвалид балалар тәрбияүче гаиләләрдә булып кайтты.
Шулай итеп, Инвалидлар декадасы ведомствоара хезмәттәшлек буенча түгәрәк өстәл утырышы белән тәмамланды.