Кукмара "Шәфкать" үзәгендә шахмат-шашка турниры узды

2016 елның 9 декабре, җомга

Шушы көннәрдә Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы инвалид балалар арасында шашка һәм шахмат турниры узды.

Шашка буенча ярышта барлыгы 10 инвалид бала катнашты. Егетләр арасында шашка буенча беренче урынны Рамазан Нәҗипов яулады, икенче урында Тимур Антипов, өченче урында Артур Абгарьян булды. Кызлар арасында шашка буенча беренче урынны Алинә Петрова, икенче урынны Дарья Леонтьева яулады.

Шахмат буенча ярышта исә, 6 инвалид бала катнашты. Беренче урыннга Тимур Антипов, икенче урын Инсаф Әхмәтшин, өченче урын Дарья Леонтьева лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International