Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Соцветие" махсус номинациясендә катнашты.
Билгеләп үтик, әлеге проект милләтара татулык социаль әһәмиятле кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәләре социаль белгеч Гүзәл Әхмәтшинага диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Бүләкләү тантанасы шушы көннәрдә булып узды. Программа үз эченә концерт, төрле халыклар биюен алган иде.