Минзәлә интернат-йортында Инвалидлар декадасы тәмамланды

2016 елның 9 декабре, җомга

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бер атна эчендә Инвалидлар декадасы уңаеннан төрле чаралар үткәрелде.

Декада 1 декабрь көнне "Веста" яшьләр үзәгендә бәйрәм концерты белән башланып китте.

2 декабрь көнне исә, район китапханәсе хезмәткәрләре "Инвалид көне " дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. 6 декабрьдә учреждение карамагындагыларга “Победа” район киноучреждение хезмәткәрләре фильм күрсәтте. 8 декабрь көнне интернат-йортка Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре килде. Биредә үзәк карамагындагылар өчен музыка коралларында кечкенә концерт күрсәтелде.

Билгеләп үтик, бүгенге көндә учреждениедә 25 инвалид яши. Аларның барысына да медицина, психологик, социаль-педагогик, көнкүреш, хокукый хезмәтләр күрсәтелеп килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International