Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә коррупциягә каршы тору темасына әңгәмә корылды

2016 елның 9 декабре, җомга

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә әлеге датага багышланган чаралар үткәрелде.

Әйтик, Нурлат "Гармония"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гомуми хезмәт коллективы җыелышы үткәрелде. Утырыш барышында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарның таләпләре аңлатылды.

Шундый ук җыелыш Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International