Бүген, 9 декабрь көнне Геройлар Көнен бәйрәм итү кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар шәһәр урамнарында акция уздырдылар.
Балалар алабугалыларны бәйрәм белән котлап, дәүләт флагын тасвирлаган тасмалар таратты. Барлыгы тимурчылар 200дән артык тасма өләште.