Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсультанты социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре белән хокукый дәрес үткәрде. Әлеге чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды.
Дәрес барышында гражданнар "Коррупциягә каршы тору" төп нигезләмәләре, коррупция төшекнчәсе, коррупциягә каршы көрәш принциплары белән танышты.
Моннан тыш, социаль хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар анкеталар тутырды. Чара ахырында юрисконсультант барлык катнашучыларга тематик белешмәләр өләште.