Министрлык карамагындагы учреждениеләр Инвалидлар декадасы кысаларында чаралар оештыра.
Шулай итеп, Арча балалар район китапханәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күңел ачу чарасы үткәрде.
Саба "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә Саба мәдәният йорты "Саба чишмәләре" ансамбле "Гармун алыйк әле дускай" дип исемләнгән концерт программасы оештырды.
Шундый ук чаралар Арча “Мәрхәмәтлек” үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Балтач мәдәният үзәге, Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кукмара "Шәфкатьлек" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узды.