Татарстанлылар Ватан Геройлары Көне бәйрәмендә катнашты

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген Оренбургта Геройлар Көненә багышланган Идел Буе федераль округы чаралары узды. Әлеге истәлекле датаны киң масштаблы бәйрәм итү берьюлы берничә мәйданчыкта узды.

Шулай итеп, "Салют, Җиңү!" күргәзмә комплексында тантаналы митинг узды. Биредә Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг, беренче оборона комитеты рәисе урынбасары Франц Клинцевич һәм Ватан Геройлары, кадетлар һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Геройлары Александр Супонинский һәм Алексей Кораблев чыгыш ясады.

Оренбург туган якны өйрәнү музеенда бу көнне "Солдатның батырлык тарихы" күргәзмәсе ачылды.

Моннан тыш, "Газовик" мәдәният һәм спорт сараенда Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы кичә узды. Әлеге чарага барлык округлардан да 700дән артык кунак чакырылган иде. Алар арасында ун Россия Герое, бер Советлар Союзы Герое, ундүрт Социалистик Хезмәт Герое, шулай ук Геройларның туганнары, курсантлар, кадетлар һәм мәктәп укучылары да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International