Шушы көннәрдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән түгәрәк өстәл утырышы узды.
Әлеге чараның максаты булып ата-аналарга учреждениенең мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль адаптацияләү һәм медицина-тернәкләндерү юнәлешләре турында мәглүмат җиткерү торды.
Утырышта социаль яклау бүлеге җитәкчеләре, мәгариф, мәдәният идарәсе, инвалидларның иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Очрашуны социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова үз чыгышы белән башлап җибәрде. "Астра" үзәге директоры Музакир Дакенов инвалид балаларны заманча комплекслы тернәкләндерү ысуллары белән таныштырды.