Республикада Инвалидлар декадасы дәвам итә

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Инвалидлар декадасына уңаеннан хәйрия акцияләре һәм төрле чаралар үткәрелә.

Шулай итеп, Арча “Өмет чаткысы”, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагыларга сабын куыгы программасы оештырылды.

Чистай психоневрологик интернатында исә, "Без булдырабыз" дип исемләнгән күңел ачу программасы узды. Учреждение карамагындагылар шигърият, вокал өлкәләрендә үз талантын күрсәтте.

Шундый ук чаралар Кукмара “Мәрхәмәтлек” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Саба "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International