Казанда узган шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 1350 градаждан килде

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Инвалидлар Декадасы уңаеннан оештырылган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Исегезгә төшерәбез, 30 шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары барлыгы 1066 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Моннан тыш килүчеләр игътибарына гомумшәһәр вакансияләр базасы турында мәгълүмат җиткерелгән. Бүгенге көндә әлеге базада 14 133 вакантлы эш урыны теркәлгән.

Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 1350 граждан килгән, шул исәптән 368 мөмкинлекләре чикләнгән кеше. Чара йомгаклары буенча алга таба эшкә урнашу өчен 109 юллама бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International