Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә районның эш бирүчеләре белән берлектә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәне халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов башлап җибәрде. Үз чыгышында ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә алу өчен квоталар һәм резервлау урыннары булдыру тәртибе турында сөйләде.
Минсәгыйть Насертдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 81 инвалид эшсез граждан буларак исәптә тора. Шулай ук, үзәк җитәкчесе 2017 елга Әлмәт районында 15 предприятиеләргә 40 инвалидны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнгән дип билгеләп үтте.