Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ай саен психологик-педагогик дәресләр үткәрә.
Шулай итеп, эшнең бер формасы булып куклотерапия тора. Әлеге технология психик сәламәтлекне яхшыртырга ярдәм итә.
Инвалидлар декадасы барышында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә көн саен мөмкинлекләре чикле балалар янына барып кайта.
"Шатлык" үзәге белгечләре фикеренчә мондый очрашулардан балалар да, аларның әниләре дә бик шат һәм канәгать кала.