Инвалидлар Декадасы кысаларында Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсус чара үткәрелде.
Чара барышында үзәк хезмәткәрләре әлеге категория гражданнарны эшкә урнашу программалары турында тулырак мәгълүмат бирде. Шулай ук, белгечләр тарафыннан мастер-класс та үткәрелде.