Тәтеш районында Инвалидлар декадасы уңаеннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Бүген Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Инвалидлар Декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада ШЭ Сөләйманов, ШЭ Вәлиева һәм "Ак Барс Страхование" предприятие вәкилләре катнашты.

Эш бирүчеләр җыештыручы, каравылчы, иминият агентлары һәм башка һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим итте.

Барлыгы ярминкәгә 18 граждан килде, шуларның 5се алга таба эшкә урнашу өчен юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International