30 нче ноябрьдан алып 6 нчы декабрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 129 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 67 азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.
Башка тармакларда караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак билгеләнә: икътисад эшчәнлеге – 25, транспорт һәм элемтә – 34, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 29, дәүләт идарәсе – 23, төзелеш – 37, сәламәтлек саклау – 13, мәгариф өлкәсе – 38, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 29, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 28, файдалы казылмалар табу – 13, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 6 кунакханә һәм ресторан бизнесы – 7.