2016 нчы елның 6 нчы декабрь көненә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1685 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 6 кешегә күбрәк.
Шулай ук, Яшел Үзәндә, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны артуы күзәтелә.
Моның белән беррәтән, Алабугада эшсезләр саны кимеде. Соңгы мәглүматларга карганда, бередә 356 эшсез кеше теркәлгән.