Бүген Казанның үзәк вокзалында Татарстан делегациясен Геройлар Көненә багышланган Идел Буе федераль округы чараларында катнашу өчен тантаналы озату чарасы узды.
Геройларны озатырга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Ирина Просвирякова һәм Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова озатырга килгән иде.
Оренбургта кунаклар өчен зур чаралар программасы әзерләнгән: шәһәр буенча экскурсияләр, "Мәңгелек ут"ка чәчәкләр һәм венок салу тантанасы, концерт һәм башка күп чаралар.