Арча комплекслы үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен Тукай музеена экскурсия оештырылды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Өлкәннәргә карата зур игтибар, хормәт курсәтеп, җан җылысын биреп “Мәрхәмәмтлелек” үзәге хезмәткәрләре  инвалидларга һәм өлкән яшьтәге әби-бабайларга тормыш авырлыкларына бирешмәскә, тукталып калмаска, тормышнын ямен, матурлыгын күрергә ярдәм итәләр.

5 нче декабрь конне үзәктә тернәкләнү узучылар Янга Кырлайда урнашкан “Габдулла Тукай музее” комплексында булып кайттылар.

Нәкь менә шундый экскурсияләр олкәннәрнең буш вакытларын матур, файдалы хәм тулы итә. Аннан алган тәэсирләр  өлкәннәрнең кәефен күтәрә, тормышка икенче күзлектән карарга, аның ямен, тәмен тоеп яшәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International