Инвалидлар Декадасы кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшь шагыйрә Анна Макарова белән иҗади очрашу узды.
Кунак укыган шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Алып килгән шигырьләр җыентыгын приютка тапшырып, киләсе очрашуларга ышанып калды.
Шулай ук, "Юлдаш" интернат-йорты карамагындагылар үз чиратында концерт программасын тәкъдим итте.