Инвалидлар декадасы кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе инструкторы Әлфия Гимадеева тематик чара үткәрде.
Чара уен формасында узды. Биредә катнашучылар табышмакларга җавап бирде, яраткан җырларын җырлап, конкурсларда катнашты.
Бәйрәм ахырында актив катнашканнарга татлы бүләкләр тапшырылды.