"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде

2016 елның 2 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы уңаеннан  2016 нчы елның  2 нче декабрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләр арасында “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Чараны  үзәк хемәткәре Хайбулова Рәмзия Гайнетдин кызы  оештырды. Чарага саңгырау, сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте оешмалары вәкилләре чакырылды.

Программа Үзәк буенча экскурсия белән башланып китте. Китап һәм кул эшләреннән оештырылган “Иҗадилыкның чиге юк”, “Яхшылык җирдә ятмый” дигән күргәзмәләр белән,  Үзәк турында төшерелгән фильм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кәефләрен күтәрде.

Шулай ук, “Чишмә” мәдәният йорты коллективы  артистлары  чыгышы кунакларда бары тик уңай тәэсир генә калдырды. Көчле алкышлар артистларны тагын да үстереп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International