"Асылташ" приюты карамагындагылар заманча туризм белән танышты

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Туристлык хәрәкәте популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен ачык дәрес үткәрелде.

Чарага турист Аркадий Колесов, география укытучысы Вахушти Беришвили чакырылган иде. Дәрес барышында кунаклар үзләренең тәҗрибәсе белән бүлеште, туризм төрләре турында сөйләде, заманча туристның киемнәр һәм снаряжениесен күрсәтте.

Дәрес ахырында балалар турызм дуслык, эш сөючәнлек, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә дип нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International