Бүген Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде.
Өлкәннәр һәм инвалидларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Айсылу Садретдинова һәм Әлки муниципаль районында район пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алия Даминова килгән иде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Сударушка" үзешчән сәнгать ансамбле белән берлектә бәйрәм концерты оештырды, шулай ук, шахмат, шашка турнирлары да үткәрелде.
Чара чәй табыны артында тәмамланды.