Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә төрле категорие авырулары булган инвалидларны тернәкләндерү эшләре алып барыла.
Бүген "Олимп" комплексының спорт залында мөмкинлекләре чикле гражданнар арасында ярышлар узды. Чарада "Кайгырту" үзәге карамагындагылар да катнашты.
Катанашучылар армспорт, бочче, шахмат һәм башка бик күп өлкәләрдә узләрен сынады.
Барлык бәйгеләр йомгаклары буенча шахмат ярышында Фаяз Шафиков 2 нче урынны алды, Раузалия Шакирова дарсинг ярышында 1 урынга лаек булды, Рамил Хафизов исә армспорт өлкәсендә бронза бүләкләр белән бүләкләнде.