Инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче районында төрле чаралар узды

2016 елның 2 декабре, җомга

2016 елның 2 декабрь көнне район мәдәният йортында “Көчле рухлылар” дип аталган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмдә  катнашучылар өчен күп кенә чаралар оештырылган иде. Биредә район оешмалары белгечләре катнашында “Түгәрәк өстәл”, кул эшләре күргәзмәсе, мөмкинлеге чикләнгән балалар төшергән фото сурәтләр конкурсы, мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм өлкәннәр чыгышы оештырылды.

Шулай ук, гаилә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен фокус элементлары кертелгән социаль-анимацион чара үткәрде.

Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International