Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар декадасы старт алды. "Веста" яшьләр үзәге әгъзалары интернат-йорт карамагындагылар өчен бәйрәм концерты оештырды.
Чара социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова һәм интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлева чыгышы белән башланып китте. Алар фикеренчә, Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар җәлеп итү өчен бер сәбәп булып тора. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне истә тоту бик мөһим.