6 декабрь көнне Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарага эш эзләүчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән эшсез гражданнар һәм шәһәр предприятие вәкилләре чакырыла.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе үз эшен сәгать 9.00да Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 35 адресы буенча башлыйчак.