Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә Инвалидлар декадасына багышланган “Бергә атлау да күңелле!” дигән кичә оештырылды.
Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: “Кызыл калфак” әкияте төп герое белән сәяхәткә киттеләр, ярыштылар, уйнадылар. Алдагы ун көн эчендә бик куп ярышларда, конкурсларда, спартакиадада катнашырга теләк белдерделәр.