Инвалидлар Декадасы кысаларында Тәтеш районында түгәрәк өстәл утырышы узды

2016 елның 2 декабре, җомга

Шушы көннәрдә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен түгәрәк өстәл үткәрде.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Юрий Сиякин, социаль яклау бүлеге консультанты Лилия Анисимова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Халикова, ТР буенча Россия Пенсия фондының идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Никоноров, һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында медицина препаратлары белән тәэмин итү, социаль яклау, торак белән тәэмин итү, тернәкләндерү чаралары һәм башка бик күп темаларга фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International