Бүген 29 ноябрьдә хәйрия эшчәнлеген үстерү буенча “Юмарт сишәмбе” яңа иҗтимагый инициативасы старт алды. Әлеге инициатива Россиядә хәйрия мәдәният үсеше өчен яңа этәргеч бирергә һәм күбрәк хәйриячеләрне җәлеп итү максатыннан оештырылды.
“Юмарт сишәмбе” иҗтимагый инициативасы моңа кадәр дүрт ел элек барлыкка килә һәм 72 илдә популярлаша. Ноябрь аеның соңгы сишәмбе көнендә миллионлаган инициатива иярүчеләре төрле хәйрия эшләре башкара.
Билгеләп үтик, Россиядә хәйрия эшчәнлеге илнең социаль-икътисади сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Шул ук вакытта акция хәйрия эшен ныгытырга һәм үстерергә ярдәм итә.