#ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Үзеңнән башла” дип исемләнгән акция оештырылды.
Шулай ук, Минзәлә “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының тимуровский отряды ялгыз яшәүче өлкәннәр янында булып кайтты. Хәйриячеләр өлкәннәрнең ишегалдында кар көрәде, җыештырды.
Шундый ук хәйрия чаралары Менделеевск “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Зәй "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында узды.
Моннан тыш, РФ дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм аның Хәйрия Фонды Аксубай районы инвалидларын игътибарсыз калдырмады. Алар ярдәмендә, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге акция оештырды.