Алабуга интернат-йорты волонтерлык семинарында катнашты

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Алабуга "Яңа йорт" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Елена Голованова, хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева, культорганизатор Ирина Алчина һәм социаль эш буенча белгеч Александр Окунев интерактив семинарда катнашты.

Искәртеп узабыз, әлеге чара Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. Семинарда Мәскәү "Картлык-шатлык" хәйрия фонды вәкилләре катнашты.

Алабугалылар фикеренчә, Арчада булып кайту бик файдалы булды. Чөнки биредә алар яңа эш ысуллары, волонтерларны җәлеп итү технологияләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International