"Родник" үзәге белгечләре хәйрия эшчәнлегендә актив катнашырга өнди

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

29 ноябрь көнне “Юмарт сишәмбе” дип исемләнгән хәйрия көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Теләче үзәгенең волонтерлары белән берлектә урамда акция үткәрде. Әлеге акциянең максаты булып кешеләрне мәрхәмәтле булырга өндәү иде. Волонтерлар һәрбер кешегә авыр тормышта яшәгән гражданнарга ярдәм кулы сузырга кирәклеген аңлатты. Шулай ук, акциядә гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торган балигъ булмаган яшьләр дә катнашташты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International